Фәнзил Әхмәтшин наркотиклар контрабандасында катнашуда гаепләнә. Руслан Айсин Уфада барган сәяси вакыйгалар турында “Татар заманы”на интервью бирде.
Татар заманы: Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе урынбасары Фәнзил Әхмәтшинне Уфа аэропортында кулга алу провокацияме, яңа сәяси борылышмы?
Руслан Айсин: Беренчедән, бу провокация. Икенчедән, Башкортстандагы силовикларның алып барган эшләрнең дәвамы. 2010 елдан башлап ФСБ Башкортстандагы башкорт, мөселман хәрәкәтендә катнашучыларга каршы провокацияләр оештыра. Мисал өчен, Айрат Динмөхәммәтовны утырту. Аларга йә наркотиклар, йә корал тыгалар. Берия әйтмешли, кешесе булса, гаепләү өчен статья табылыр. Анда да шул ук хәл. Хәзер башкорт лидерларын эзәрлеклиләр, чүплиләр. Шуны әйтергә кирәк, башкорт хәрәкәте бик радикал. Шуңа күрә аларның проблемалары да күп. Ләкин Башкортстанның, башкорт халкының мәнфәгатләрен Мәскәү каршында яклап торалар. Аларның каршы көрәшнең сәбәбе шунда.
Татар заманы: Рәсми оешма кешесендә наркотик табып, аны кулга алу Мәскәүнең Башкортстан хакимиятенә каршы алып барган эшеме? Бу Хәмитов, Рәхимовка каршы көрәшме?
Руслан Айсин: Элекке президент Мортаза Рәхимовка каршы кампания башланыр алдыннан Мәскәү Башкорстандагы ФСБ, Суд, МВД җитәкчеләрен алыштырды. Шуннан Башкортстаннң сәяси статусын яклаучы шәхесләрне тенти башладылар. Ягъни Башкортстанның яклаучысы калмады. Аннан соң Хәмитов килгәч тынычлык булып алды. Хәзер исә яңадан һөҗүм башланды. Димәк, бу президент Рөстәм Хәмитовтан кына тормый. Чөнки андагы татарлар фикеренчә, Хәмитов башкорт милләтчеләре белән уртак тел тапты, ул аларга ярдәм күрсәтә. Аннан Башкортстандагы халык та республика акчасының Мәскәүгә китүенә каршы. Менә шундый вәзгыятьтә башкорт корылтае рәисе урынбсары, яшьләр лидерын кесәсенә наркотик тыгып, шушылай әшәке рәвештә кулга алдылар. Фәнзил Әхмәтшинне кулга алу – Мәскәү эше.